Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Люба, мин астын өскә әйләндердем...»

Неон утлары, ялтыравыклы алтакталар. Әлмәттә үзеңне чит илдәге кебек хис итәрлек. Чөнки төп урамдагы оешма, кибет һ.б. биналарның исемнәре хәзер инде урысча да түгел, инглизчә язылган.

Ә безне инглизчә белмиләр дигән булалар. Ярый, монысы мәсьәләнең икенче ягы.

Кыш көне авыл фельдшеры Люба даруханәсе булган татар авылына дарулар алырга иртүк килә дә, ачылганчы күршедәге Миңнурый әбигә кереп тора. Люба татарча да яхшы гына белә. Кайсы татар әбисе кунакны чәйсез чыгара инде. Бигрәк тә кыш көне. Любага чәй ясап, каршысына карлыган кайнатмасы китереп куя әби-ең. Кайнатмага үрелүгә Люба күрә, карлыганнарга «җан кергән». Ап-ак кортлары карлыганны «кайнатып» торалар. Люба бит сукыр да, юләр дә түгел, чәйне коры килеш кенә эчеп, рәхмәтен әйтеп чыгып китә. Ике-өч көннән соң Люба янәдән дарулар алырга килә. Даруханә ачылганны көтеп урамда торганда, Миңнурый әби Любаны чәйгә дәшә. Салкында туңып торуга караганда җылы өйдә яхшырак бит. Әби чәй ясый да Любаны кыстый.

- Әйдә, Люба, ашап эч. Мин ул кайнатманың өстен аска әйләндереп куйдым, - ди.

Бу хәлләр авылда, кем әйт-кәндәй, үткән гасыр азагында булган. Ә хәзер?

Шәһәребезнең көннән-көн матурлана баруы турында газетабызның һәр санында язып, яктыртып торабыз. Чыннан да сокланмаслык та түгел. Әле генә узган Нефтьчеләр көне моңа дәлил. Әлмәтне күрергә кайлардан гына килмәделәр. Һәм һәрберсе чын күңелдән шәһәребезнең төзеклегенә, матурлыгына, уңайлы шартларына сокланып китте. Карагыз, Ленин урамы буйлап барганда утырып ял итү өчен уңайлы утыргычлар, аяк астына зәвык белән түшәлгән ташлар, күз явын алырлык чәчәкләр, агачлар... Бу матурлыкка кем генә сокланмас. Әлбәттә, кемнәрдер Әлмәтнең ак күбеккә батып утырган алмагачлы чагын, урамнардагы кызыл җайланмадан өч тиенгә газлы су эчкән чакларны сагынадыр. Сүз дә юк, ул чакта да үзенчә матур иде шәһәр. Хәзер исә заманча, көн та-ләбенә туры китереп, заман технологияләренә, стандартларына ярарлык итеп эшлиләр.

Игътибар иткәнсездер, Ленин урамы буйлап нинди матур тукталышлар эшләп куйдылар. Нефтьчеләр башкаласы икәнен шул павильоннарга карап кына да белергә була. Формасы, төсе, рәвеше белән нефть сиртмәсен хәтерләткән әле-ге тукталышларда Wi-Fi, телефоннарны тоташтыру өчен махсус җайланмалар да эшләү планлаштырылган. Әлбәттә, тукталышта бу кадәр эш эшләп утырганчы, көткән транспортың тизрәк килеп, өйгә кайтуың яхшырак, әлбәттә.

Шулай да... Ул тукталыш-ларның исемнәре бар бит инде һәм алар павильонга язып куелырга тиешле. Ә телләр турындагы закон нигезендә ул язулар ике телдә булу таләп ителә. Элеккеләрендә кайда бар, кайда юк иде ул исемнәр. Монысында инде, тышкы кыяфәтенә карап, бөтен таләпләргә туры ки-ләдер дигән идем. Алай ук булып чыкмады. «Молодежный центр», «Дом правосудия», «Рынок» дигән язулар янәшәсенә «тукталышы» дип язып элгәч, татарча була дип уйлаганнардыр инде, бахырлар. Алдын артка, астын өскә әйләндереп кенә асылы үзгәрми икәнне белмиләр, аңламыйлар шул, Миңнурый әбиләр.

- Люба, мин астын өскә әйләндердем, хәзер татарча булды...

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса