Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 9 нчы игезәк сабыйлар туды

8 июньдә  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында тугызынчы игезәк балалар туу теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Русин Александр Александрович һәм Ольга Валерьевна гаиләсендә булды. 2022 елның 28 маенда аларның ике уллары туа. Игезәкләр туу белән гаилә күп балалы була, аларның инде Макар үсә. Яңа туган сабыйларга Назар һәм Захар дип исем кушалар.


Әлмәт муниципаль районы ЗАГС белгечләре бәхетле ата - ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны, Татарстан республикасы Президенты Р.М. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса