Әлмәт медицина учреждениеләрендә битлек режимы кертәләр
Җәмгыять

Әлмәт медицина учреждениеләрендә битлек режимы кертәләр

Битлек режимы кертелә.

ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле, битлек режимын Татарстанның барлык медицина оешмаларында кертәләр. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

Чикләүләр Әлмәт районы хастаханәләренә һәм поликлиникаларына кагыла. Чара пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен яклауга юнәлдерелгән.

1 декабрьгә кадәр әлмәтлеләр шулай ук яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай гриппка каршы прививка ясый алалар.