20 ноябрь — Бөтендөнья балалар көненә багышланган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне.
Традиция буенча, бу көнне «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге базасында Әлмәт муниципаль районында балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) хокукый консультацияләр уздырылды. Чарада барлык профильле органнар вәкилләре катнашты.
Чараның төп максаты — балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына хокукый ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарның иң зәгыйфь категориясе булган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау.
✅ Чара нәтиҗәле узды: һәр мөрәҗәгать итүче квалификацияле ярдәм алды һәм үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапты 🙌