Тагын штраф салдылар идарәче компаниягә.
Әлмәттә «Алсу» идарәче компаниясе милекчеләр реестры белән проблемалар өчен 100 мең сум штрафка тартылган. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте. Яңа штрафның сәбәбе милекчеләрнең эшләми торган реестры һәм күрсәтмәне вакытында үтәмәү булган.
Барысы да милекче мөрәҗәгатеннән башлана. Ул актуальләштерелгән реестрны тәкъдим итүне сорый. Закон буенча идарәче оешма аны биш көн эчендә бирергә тиеш. Яшәүче сорауны 27 июльдә биргән, ләкин кирәкле документны вакытында алмаган.
Реестрны барыбер тәкъдим иткәч, анда реаль мәгълүматлар булмаган. Жилинспекция 7 сентябрьгә кадәр реестрны актуальләштерергә һәм аны мөрәҗәгать итүчегә тапшырырга мәҗбүр итте. Ләкин милекче аны 8 сентябрьдә генә алган, һәм анда кирәкле мәгълүматлар булмаган. Судта коммунальчеләр вәкиле тоткарлануны мәгълүматларны фамилияләр булмаган Росреестрдан сораулары, ә милекчеләр янәсе мәгълүмат бирмәүләре белән аңлатты.