Әлмәтлене 100 яшьлек юбилее белән котладылар
Җәмгыять

Әлмәтлене 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Әлмәттә йөзьяшәрне хөрмәтләделәр.

Әлмәт районы башлыгы урынбасары Рамил Закиров Солтанова Согдә Солтанморат кызын истәлекле дата— 100 еллыгы белән котлады!

Согдә Солтанморат кызы Яңа Кәшер авылында туа. Бөтен хезмәт гомерен җирле сельпода эшләүгә багышлый, анда баш хисапчы дәрәҗәсенә кадәр юл үтә.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде.