Әлмәт районында блокададагы Ленинградта яшәүче Чернышова Раиса 89 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт районында блокададагы Ленинградта яшәүче Чернышова Раиса 89 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Раиса Никоноровнаны хөрмәтләделәр.

Әлмәт районында блокададагы Ленинградта яшәүче бердәнбер Чернышова Раиса Никоноровна үзенең 89 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

Раиса Никоноровна 1937 елның 25 ноябрендә Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсендә туа. Бөек Ватан сугышы алдыннан аның гаиләсе Ленинградка туганнары янына күченә. Гаиләдә биш бала була, ләкин 1942 елда бөтен гаиләсе диярлек ачлыктан үлә. Раиса апасы белән Ярославль өлкәсендәге балалар йортына эләккән.

Сугыштан соң Раиса Никаноровна Ленинградка кайта, Кулинария училищесын тәмамлый, ә 1955 елда Әлмәткә күченә. Биредә ул күп еллар җәмәгать туклануы системасында хезмәт куя, үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм игелекле йөрәге белән күп кенә бүләкләргә һәм хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаек була.