Хокук бозучыны тотканнар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча мәгълүматы буенча, җирне дистанцион зондировкалау системасы Иске Михайловка һәм Наратлы авыллары арасында югары термаль сигнатуралы кишәрлекне теркәгән.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре урынга чыккан һәм хокук бозучыны тоткан. Ул тракторчы булып чыкты.
Ир-ат гаебен таныган. Ул үләнгә ут төртүе турында әйтә, чөнки, аның фикеренчә, бу сөрүнең технологик процессын җиңеләйтә.
Тракторчыны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Аңа 5000 сум штраф салганнар.