Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә автобуслар һәм троллейбуслар эшен җайга салуның акыллы системасын гамәлгә кертү башланды

"ТрансНавигация" җәмәгать транспорты хәрәкәтен оператив җайга салырга һәм контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә барлык троллейбусларда да машина йөртүче өчен актуаль расписаниене чагылдыручы мониторлар урнаштырылган. Юл шартларына карап, ул программа  реаль вакыт режимында төзәтелә.

Яңалык троллейбусларны маршрут линиясе буенча тигез бүлеп бирергә һәм хәрәкәт интервалларын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук программа пассажирлар йөртүне исәпкә алып бара.

Акыллы система белән автобуслар да җиһазландырылачак. Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтендә "Транснавигация"не кертү тиз түгел, дип ассызыкладылар. Моның өчен вакыт кирәк. Әмма бу техниканы линиягә чыгаруны нәтиҗәлерәк планлаштырырга һәм хәрәкәт интервалын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса