Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

32643 сум - яхшы тормыш итәр өчен кешегә шул хәтле керем кирәк икән

Бу хакта "Левада-Центр" аналитика үзәге уздырган сораштырудан билгеле булды.

Үзәк социологлары Россия халкына күпме акча кирәк булуын, халыкның кемнәрне бай, ә кемнәрне ярлы дип санавын белешкән.

Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, халык, нормаль тормыш алып бару өчен, гаиләнең бер әгъзасына айга уртача 32 мең 943 сум керем туры килергә тиеш, дип саный. 5 ел элек исә бу күрсәткеч - 19 мең сум, 11 ел элек 11 мең сумга якын булган. Ә 17 ел элек - 1996 елда - россиялеләргә нормаль яшәү өчен нибары 1 мең 427 сум җитәсе булган.

Бер кешегә туры килгән керем 9 мең 263 сумнан түбән булган гаиләләрне исә россиялеләр ярлылар рәтенә кертә. 2008 елда бер кешенең кереме - 5 мең сумнан, ә 2005 елда 2,5 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр ярлы дип саналган.

Ә бай булу өчен, халык фикеренчә, бер гаилә әгъзасына туры килгән уртача айлык керем 150 мең сумнан артырга тиеш. Биш ел элек бу күрсәткеч - якынча 93 мең сум, 11 ел элек - 68 мең сум, ә 17 ел элек 5 мең сумга якын булган. Әмма бай дип саналу өчен бу гына җитми икән әле. Халыкның 58 проценты фикеренчә - яхшы торак, 51 процент фикеренчә - акчаны санамыйча тоту, 29 процент фикеренчә балаларга яхшы белем бирү дә байлык күр­сәткече булып тора. Шулай ук яхшы туклану (28 процент), яхшы автомобиль (25 процент), чит илләргә сәяхәт итү (22 процент), дачага ия булу (16 процент) да - бай булуның дәлиле.

"Ватаным Татарстан"

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250