Юл иминлеге – уртак җаваплылык
Җәмгыять

Юл иминлеге – уртак җаваплылык

Быел район юлларында теркәлгән 94 юл-транспорт һәлакәте 14 кешенең гомерен өзгән

Һәлакәт корбаннары

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне быел да ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелде. 

Фаҗигаләрдә һәлак булу-чыларны әлмәтлеләр да искә алдылар. Әлеге уңайдан югары уку йортлары, техникум һәм көллият студентлары өчен бик эчтәлекле шәһәркүләм чара уздырылды.

Яшьләр алдында ЮХИДИ хезмәткәрләре, районның күппрофильле хастаханәсе һәм ашыгыч медицина ярдәме станциясе медицина хезмәткәрләре чыгыш ясадылар.

Юл билгеләре, машина йөртү кагыйдәләре һәм үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен студентлар интеллектуаль викторина барышында да ныгыта алдылар.

юлларда иминлек

Табиб-травматолог

Табиб-травматолог-ортопед Ирек Бәйрәмов студентларга аварияләрдән соң пациентларның нинди авыр җәрәхәтләр алуы турында сөйләде. Мондый һәр очрак артында катлаулы дәвалану, медицина командасының зур хезмәте һәм кайчакта озак тернәкләнү торганын да ассызыклады.

Очрашуда катнашучылар аварияләр статистикасына аерым игътибар бирделәр. ЮХИДИ патруль хезмәтенең Әлмәт районы буенча аерым взводы командиры, полиция капитаны Айнур Хөснетдинов мәгълүматлары буенча, 2026 елның 9 аенда район юлларында 94 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Нәтиҗәдә 14 кеше һәлак булган, тагын 109 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

– Аварияләрнең төп сәбәпләре - тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, куркынычсыз дистанцияне сакламау һәм исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү, – дип аңлатма биреп узды ЮХИДИ хезмәткәре.

Яктылык кайтаручы элементлар

 

юлларда иминлекАйнур Хөснетдинов әйтеп узганча, киемендә яктылык кайтаручы элементлар булган җәяүлене шофер караңгыда ерактан ук күреп ала.

– Ерак яктылыкны кабызганда, фликерлы җәяүле 400 метр ераклыктан ук күзгә ташлана. Шуңа күрә дә яктылык кайтарткычларны киемгә күренеп торырлык итеп беркетергә кирәк, – диде белгеч.

Чыгыш ясаучылар очрашуда катнашучыларга юлда куркынычсызлык һәркемнең шәхси җаваплылыгыннан башлануын тагын бер кат искәрттеләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү гади формальлек кенә булмавын, ә үз тормышыңны һәм сәламәтлегеңне саклап калу, шулай ук башка кешеләрне бәладән алып калу шарты да булуын төшендерделәр.

Акция барышында шәһәр юлларында йөрүчеләргә кагыйдәләрне белү һәм үтәү зарурлыгы турында теләкләр бик күп әйтелде, саклагыч «фәрештәләр» һәм тематик белешмәләр дә таратылды. Резеда Исмәгыйлева. Фото: Лилия Рәфигуллина