Әлмәт үзәк район хастаханәсендә тычкан бизгәге белән авыруга бәйле вәзгыятьне шәрехләделәр
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә тычкан бизгәге белән авыруга бәйле вәзгыятьне шәрехләделәр

Хәзерге вакытта 6 кеше дәвалана.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә диагнозы расланган алты пациент дәвалана. Аларның барысының да йогышлану чыганаклары төрле, шуңа күрә сүз авыруның сезонлы үсеше турында бара. Мондый мәгълүматны үзәк хастаханә матбугат хезмәте игълан итте. Пациентларда авыру җиңел формада уза, аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Тычкан бизгәгеннән саклану

Республикадагы хәлне Роспотребнадзор һәм сәламәтлек саклау министрлыгы күзәтә. Шул ук вакытта Татарстан бөер синдромы (ГЛПС) белән геморрагик бизгәк йоктыру куркынычы югары булган территорияләргә керә.

Йоктыру ихтималын киметү өчен белгечләр гади профилактика чараларын үтәргә киңәш итә. Тузан күтәрелгән эшләрдә, һичшиксез, битлек һәм перчаткалар кулланыгыз. Чистартудан соң саклагыч киемнәрегезне салыгыз һәм кулларыгызны һәм битегезне яхшылап юыгыз — аннары гына ашагыз яки эчегез.

тычкан бизгәге куркыныч

Дача участогын кышка япсагыз, коры-сарыны җыештырыгыз һәм чүплекләрне бетерегез: мондый урыннарда еш кына кимерүчеләр яши.

тычкан бизгәгеннән сак булыгыз

Әгәр авыруның беренче билгеләре — югары температура, бил авыртуы, бик нык хәлсезлек барлыкка килсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Вакытында дәвалану җитди катлаулануларны булдырмаска ярдәм итә.