Әлмәттә Ленин һәм Мәрҗани киселешендә светофорлар вакытлыча сүндерелә
Җәмгыять

Әлмәттә Ленин һәм Мәрҗани киселешендә светофорлар вакытлыча сүндерелә

Бүген, 21 ноябрьдә, иртәнге сәгатьләрдә шәһәрнең бер мөһим юл кисешендә светофор объектлары эшләмәячәк. Чикләүләр юл-транспорт һәлакәтеннән соң алып барыла торган торгызу эшләре белән бәйле.

 21 ноябрьдә 08:30 - 11:00 сәгатьләрдә Ленин һәм Мәрҗани урамнары кисешендәге светофорлар сүндерелеп торачак. Бу чаралар юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү һәм юл инфраструктурасын торгызу эшләрен башкару өчен кирәк.

  • Автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләрдән юлда бик игътибарлы булуларын, урнаштырылган вакытлыча юл билгеләре таләпләрен төгәл үтәүләрен сорыйлар.