МХОда катнашучыларның утырышы Әлмәт районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә узды
Җәмгыять

МХОда катнашучыларның утырышы Әлмәт районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә узды

«Россия эше» кадрлар үзәге һәр сугышчыны һәм аларның гаилә әгъзаларын мәшгульлек һәм укыту мәсьәләләре буенча индивидуаль озатып йөрүне дәвам итә.

Әлмәт районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә идарә җитәкчесе Роберт Ирек улы Ганиев җитәкчелегендә МХОда катнашучылар клубының чираттагы утырышы булды.   

Очрашуда катнашучылар арасында Гарифуллин Рамил Афәр улын тәкъдим иттеләр. Сугыш хәрәкәтләре ветераны, ул бүген дә иптәшләренә тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итә. Рамил Афәр улы - актив гражданин: күпләрне РЦОКка эшкә урнаштырган, аларга эш урынында ияләшергә булыша, чөнки үзе шунда эшли.   

  • Утырышның төп темасы-МХО катнашучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре. Катнашучыларга квота буенча булган вакансияләрне тәкъдим иттеләр.