Әлмәттә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте югары йөкләнеш белән эшли.
Әлмәттә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте ОРВИ һәм грипп арту сәбәпле югары йөкләнеш белән эшли. Әлмәт үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм подстанциясе мәгълүматларына караганда, көн саен 190 мөрәҗәгать килә. 16-22 ноябрь көннәрендә табиблар 1300дән артык чакыруга барган, шул исәптән 221е — балаларга.
Ял көннәрендә хәлләр аеруча киеренке була. Бу көннәрдә мөрәҗәгатьләр саны арта. Табиблар шәһәр халкын вәзгыятькә аңлап карауларын сорый. Ашыгыч ярдәмне ашыгыч хәлдә генә чакырырга кирәк. Әгәр температура югары булмаса, ә тулаем алганда кәеф нормаль булса, яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итү яки табибны өйгә чакыру яхшырак.
- Шәһәрдә шулай ук гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Ул 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Прививканы ОМС полисы буенча поликлиникада бушлай ясарга мөмкин.