Гаебен танымаган.
Әлмәттә 23 яшьлек мошенник алты миллион сумнан артык акча урлаган өчен алты ел колония алды. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итте. Ир-атны мошенниклыкның ике эпизоды буенча гаепле дип таптылар. Ул төркем составында билгесез җинаятьтәш белән алдан сүз куешу буенча эш иткән.
Беренче эпизодта, 24 марттан да соңга калмыйча, җинаятьче әлмәтледән 1,3 млн сумнан артык акча алган. Ул зыян күрүче белән очраша һәм код сүзен атый. Ир-ат тапшырылган мәгълүматка ышанган һәм алдан әзерләнгән акчаларын биргән.
Икенче эпизодта, 27 марттан 31 мартка кадәр, шул ук схема буенча Әлмәттә яшәүче хатын-кыздан биш миллион сумнан артык акча урлаганнар.
Судта гаепләнүче гаебен танымады. Прокуратура позициясен исәпкә алып, аны гомуми режимлы колониядә алты елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иттеләр. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.