Подвал Әлмәттә сазлыкка әверелде
Торак – коммуналь хуҗалык

Подвал Әлмәттә сазлыкка әверелде

Идарәче компания суд каршына басты.

Герцен урамындагы 90 нчы йортта җирле торак инспекциясе хокук бозуларны ачыклаган, дип сөйләделәр күзәтчелек органы матбугат хезмәтендә.

Икенче һәм өченче подъезд подваллары арасында юл юк-ул су  белән тулган. Дүртенче подъезд зонасында да охшаш күренеш – анда сыеклык, югары дымлылык, ә урыны белән канализация суы.

Тельман урамы, 45 йортта да подвал темасы дәвам итә. Өченче подъездның подвалында канализация торбалары тимер чыбыкка эленеп тора, грунт урыны белән дымлы. Бинада чүп-чар, җылыту торбаларының җылылык изоляциясе юк. Стенаның штукатур-фактур катламы җимерелә.

Подвал ишеге янында ярык барлыкка килгән. Почта тартмаларының ишекләре деформацияләнгән. 1 нче каттан алып 5 нче катка кадәр тамбурда да идән тигезсезлеге күзәтелә.

ЖЭУ-7 ике йорттагы хокук бозуларны 14 декабрьгә кадәр бетерергә кушкан. Югыйсә, идарәче компанияне административ җаваплылыкка тартачаклар.