Татарстан Республикасы 2026 елда цифрлы трансформация буенча Россия төбәкләре рейтингында абсолют лидер булып танылды. Төбәк мәгариф, дәүләт хезмәтләре һәм ясалма фәһем өлкәсендәге инновацияләре белән федераль үзәкнең югары бәясенә лаек булды.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко уздырган киңәшмәдә Татарстан 35 төрле күрсәткеч буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтүе билгеләп үтелде. Республика элемтә челтәрләрен үстерүдә дә алдынгы: быел 1100дән артык мобиль станция төзелгән, ә барлык мәктәпләр Wi-Fi һәм видеокизәтү системалары белән тәэмин ителгән.
- ИТ-белгечләренә һәм бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә. Татарстан ИТ-ипотека күләме буенча илдә өченче урында: белгечләр 3,7 млрд сумга льготалы кредитлар алган. Шулай ук ИТ-компанияләр өчен салым ташламалары эшли (керемнән 1% һәм 5%).
Ясалма фәһемне (ИИ) гамәлгә кертү өлкәсендәге казанышлар аеруча күзгә ташлана. Дәүләт хезмәткәрләре «ГосПромпт» платформасындагы 200дән артык цифрлы ярдәмчене куллана. Ә мәктәп укытучылары өчен «Педагог ассистенты» сервисы эшли: ул тестлар төзергә, укучыларның өлгерешен анализларга һәм шәхси биремнәр сайларга ярдәм итә. Гади халык өчен исә «МАКС» мессенджеры аша көндәлек дәүләт хезмәтләре күрсәтелә.
ТР Цифрлы үсеш министры Илья Начвин бу уңышны республика командасының бердәм эше һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның цифрлы башлангычларга даими ярдәме нәтиҗәсе дип бәяләде.