Халыкара акция Әлмәттә дә узды.
Балалар үзәк китапханәсе халыкара акцияне уздыру мәйданчыгы булды. Диктантка Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, мәдәният өлкәсе вәкилләре һәм шәһәр халкы кушылды.
Чарада Әлмәт районы мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Гатауллина Фәридә һәм Әлмәт районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Галеева Роза катнашты.
Катнашучылар Россия халыклары, аларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәни күптөрлелеге турында 30 сорауга җавап бирергә тиеш иде. Диктантның бер өлеше махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Россиянең төрле халыклары вәкилләреннән видео сораулар булды.