Онытылмас исемнәр. 10 ноябрьдә Татарстанның танылган шагыйре, күпләр яратып башкара торган «Мин яратам сине, Татарстан» җырының сүзләре авторы Роберт Җиһанша улы Рәкыйповка 90 яшь тулган булыр иде
Истәлекләр
Буыннарны бәйләүче хәтер җебе өзелмәсен өчен шагыйрьнең кызлары Йолдыз һәм Чулпан әтиләренең тормыш юлы, кечкенә хәйләдән башланган олы мәхәббәт тарихы һәм җыр булып яшәүче иҗаты турында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар.
«Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына» диләр халыкта. Кайчакта нәрсәне дә булса эзләп-эзләп тә тапмаганда, бтлгеле бер вакыттан соң ул үзе килеп чыга. Инде берничә ел «Мин яратам сине, Татарстан» җырының сүзләре авторы – шагыйрь Роберт ага Рәкыйповның кайда җирләнгәнен белмичә, каберен таба алмыйча аптырыйбыз.
Ул вакытта исән-сау булган язучылардан да, шәһәр активистларыннан, шул чорның мәдәният хезмәткәрләреннән дә сорап карадык. Зиратлар буйлап та эзләдек. Кемдер Әлмәттә җирләнгән диде, икенчеләр туган ягы Чүпрәлегә алып киттеләр дигән фикерләр әйтте. Башкаладан да сорап , кызыксынып шалтыратучылар булды.
Тик, Әлмәттә балалары, якыннары булмау сәбәпле, җепнең очына чыга алмадык.
Хат
Ә бит бөтен татар дөньясына билгеле булган, татар хал-кының, татар иленең рәсми булмаган гимнына әверелгән сүзләр авторының истәлеген яңартырга, сакларга, кадерләргә кирәк иде. Һәм менә, көтмәгәндә, газета редакциясенә шагыйрьнең кызы Чулпан ханым Сафиуллинадан хат килеп төште.

«Кара әле, кара, нинди матур Юл буена баскан тупыллар. Шигырь язма, диләр, Ә мин язам, Оныкларым, бәлки, укырлар»...
Буыннар аша сузылган нечкә җеп теләсә кайсы сәгатьтә, теләсә кайсы минутта өзелергә мөмкин. Ерак бабаларның исемнәре әнә шулай онытыла, бакыйлыкка күчкән якыннарыбыз акрынлап ерагая, йөз-кыяфәтләре тоныклана.
«Тормыштагы көндәлек хәллләр, гадәти тарих», – диярсез. Еш кына шулай була да. Эзләр бары тик иске гаилә альбомнарында һәм өлкәннәрнең истәлекләрендә генә сакланып кала. Безнең гаилә дә искәрмә түгел, шулай да... Ул нечкә җепкә әле һаман да яңгырап торучы шигырьләр һәм җырлар да тезелгән.
Гаилә тарихы – ул шагыйрьнең формалашу һәм үсү тарихы да. Ә барысы да 1961 елның язгы бер иртәсендә башлана. Су асты көймәләрендә өч ел хезмәт итеп армиядән кайткан шат күңелле, кара күзле егетнең артык әллә ни зурга өметләнергә чамасы юк кебек.
Чөнки сөйгәне – чибәр, комсомолка, спортчы, өстәвенә элеккеге авыл советы рәисе, колхоз рәисе һәм ашлык әзерләү пункты директоры вазифаларын берүзе башкарган абруйлы кешенең кызы! Әниебез гаиләдә төпчек һәм иң яраткан кыз була.
Әтисенең фатихасыннан башка егет сүзенә колак та салмас иде. Бары тик кечкенә бер хәйлә генә (әтиебез әтисеннән рөхсәт алдым дип ялганлый) яңа гаилә корырга ярдәм итә.

Язмыш юллары
Ә аннары язмышның сикәлтәле юллары башлана. Тормыш җиңел булмый. Университетта читтән торып уку, авыл мәктәбендә бергәләп эшләү, укытучы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, директор вазифалары, балалар туу, тәүге шигырьләр, күченеп йөрүләр, беренче китап һәм беренче җырлар.
Шигырьләр артыннан җыентыклар дөнья күрә. Ә беренче җырлардан соң Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә танылу алган «Мин яратам сине, Татарстан» (композиторы Роберт Андреев) әсәре туа. Әтиебез 1995 елда вафат булды, әниебез 2003 елда арабыздан китте.
Балалар һәм оныклар республика, ил буйлап таралышты. Быелның 10 ноябрендә әтиебез һәм бабабыз Рәкыйпов Роберт Җиһанша улына 90 яшь тулган булыр иде. Күптән үсеп җиткән оныклары аны бик аз хәтерли, ә оныкчыклары бөтенләй күрмәде.
- Ләкин кәгазьдә калган юллар әле дә яши, иҗат ителгән җырлар әле дә җырлана, – дип хатирәләре белән уртаклаштылар шагыйрьнең кызлары Хәсәнова Йолдыз һәм Сафиуллина Чулпан.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Роберт Рәкыйпов Әлмәттә җирләнгән. «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен генә дә аның исеме мәңгеләштерелергә һәм ул яшәгән К. Цеткин урамындагы 49 нчы йортка истәлек тактасы куелырга хаклыдыр. Кызлары да моның шулай булуын бик телиләр.
МИН ЯРАТАМ СИНЕ, ТАТАРСТАН
Мин яратам сине, Татарстан, Ал таңнарың өчен яратам, Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган Яңгырларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан, Горур халкың өчен яратам, Җан эреткән әнкәм телең өчен Татар телең өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан, Тугайларың өчен яратам, Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Җәлилләрең өчен яратам.
