Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-гомерне һәм сәламәтлекне саклау нигезе.
11 ноябрьдә «Креатив процесслар фабрикасы» мәйданчыгында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды.
- Очрашуны дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм травматология белгечләре катнашында уздырдылар. Алар реаль тарихлар белән уртаклаштылар, юл һәлакәтләренең нәтиҗәләре турында сөйләделәр һәм типик куркыныч хәлләрне ачыкладылар.
Экспертлар руль артында һәм машина юлы аша чыкканда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең җаваплылыгы турында искә төшерделәр.