Өлкән яшьтәгеләр ярышты.
12 ноябрьдә «Мирас» спорт комплексында «Өченче буын» XVII Спартакиадасы кысаларында «Күңелле стартлар» булды.
- Катнашучылар алты этапта скандинавия йөреше, футбол, хоккей һәм йөгерү элементлары белән ярыштылар.
Үзләренең активлыгы һәм спорт рухы белән ветераннар оныкларына һәм яшь буынга искиткеч үрнәк күрсәтәләр. Яшь хәрәкәткә һәм яңа казанышларга комачаулык тудырмый.
🥇 1 урын — Яңа Кәшер авыл җирлеге. 2 урын — Кәләй авылы. 🥉 3 урын — Габдрахман авыл җирлеге.