1930 елның май аенда Түбән Абдул авылында мәчет манарасы киселеп җиргә ава. Бу ачы вакыйга халык күңелендә тирән яра калдыра Әмма иман нурын сүндереп булмый: арадан дистәләрчә еллар узгач, авыл халкы һәм нефтьчеләр бердәмлек күрсәтеп, манараны яңадан күккә күтәрә.
Бу мизгел авыл халкы хәтерендә тирән эз калдыра...
Ислам дине татар халкының рухи тормышында гасырлар дәвамында зур урын алып тора. Ул халкыбызның әхлагын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен формалаштыруда мөһим роль уйный. Әмма ХХ гасырда дин тарихы катлаулы һәм фаҗигале чор кичерә. 1918 елның 20 гыйнварында динне дәүләттән, мәктәпне диннән аеру турында декрет игълан ителә. Соңрак дингә каршы сәясәт көчәя, мәчетләр ябыла, манаралар киселә, гыйбадәт йортлары башка максатларда файдаланыла башлый. Бу вакыйгалар Түбән Абдул авылын да читләтеп үтми.
- 1930 елның май аенда авылның Югары оч мәхәлләсе мәчете янына халык җыела. Карты-яше, ак сакаллы бабайлар, ак чәчле әбиләр күз яшьләрен тыя алмыйча, мәчет манарасына төбәлә. Күңелләрне әрнеткән рәнҗүле тавышлар арасында киселгән манара гөрселдәп җиргә ава...
Бу мизгел авыл халкы хәтерендә тирән эз калдыра. Шул көннән соң мәчетнең язмышы да үзгәрә: 1930 елдан 1986 елга кадәр аның бинасы башлангыч мәктәп, клуб һәм музей булып хезмәт итә. 1986 елда музей махсус төзелгән яңа бинага күчерелгәч, иске агач мәчет бушап кала һәм тора-бара файдалануга яраксыз хәлгә килә.

Күмәк хезмәт һәм көмеш айлы манара
Еллар уза. Җәмгыятьтә дингә мөнәсәбәт үзгәреп, мәчетләрне яңадан торгызу мөмкинлеге тугач, Түбән Абдул халкы да күптәнге изге ниятен тормышка ашырырга керешә. 1989 елның көзендә авылдашлар иске мәчет бинасын сүтеп, аның урынында кирпечтән яңа мәчет салу өчен нигез коралар. Бу төзелеш гади генә уртак эш түгел, ә халкыбызның рухи яңарышын, бердәмлеген һәм иманга тугрылыгын чагылдырган зур вакыйга була.
1990 елның маенда авыл тарихында онытылмас көннәрнең берсе җитә: алтмыш ел элек кисеп төшерелгән манара урынына яңадан көмеш айлы манара күтәрелә. Тәкбир әйтелә, шатлыклы азан яңгырый. Манараны осталар Идрис Мәҗитов, Рәис Шәрифуллин һәм Рәис Бәдретдинов ясап урнаштыралар. Бу тантананы күрергә бөтен авыл халкы, тирә-як авыллардан һәм шәһәрләрдән килгән кунаклар җыела.
Сөлгеләр белән бизәлгән манара әкренләп җирдән күтәрелә башлагач, күпләр күз яшьләрен тыя алмый. Яңа мәчетне төзүдә авыл халкы бердәм булып катнаша. Һәркем хәленнән килгәнчә өлеш кертә: кемдер акчалата ярдәм итә, кемдер төзелештә эшли, кемдер осталарга чиратлашып икешәр-өчәр көн түләүсез аш-су әзерли.
Авыл осталары тырышлыгы белән тәрәзәләр куела, идән җәелә, газ кертелә, җылылык торбалары сузыла. Бина җылытыла башлагач, бизәү эшләре әле тәмамланмаган булса да, мәчеттә җомга намазлары укыла. Бу — авылдашларның уртак хезмәте һәм ихлас нияте белән ирешелгән зур куаныч була.

Игелекле гамәлләр онытылмый
Төзелешне оештыру һәм кирәкле материаллар белән тәэмин итү өчен махсус комиссия төзелә. Аның рәисе итеп хезмәт ветераны, пенсионер Вагыйз Минлекәев сайлана. Зур эшне башлап, ахырына кадәр җиткерү җиңел булмаса да, Вагыйз абый авырлыклар алдында чигенми, һәр мәсьәләне сабырлык һәм тырышлык белән хәл итәргә омтыла.
Төзелеш барышында аңа район һәм РСФСР халык депутаты, нефтьчеләр берләшмәсенең ул вакыттагы генераль директоры Ринат Галиевка еш мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Ринат Гыймаделисламович авыл халкының үтенечләренә игътибар белән карый, мөмкин булганча ярдәм күрсәтә. Түбән Абдул халкы аның игелекле гамәлләрен бүген дә хөрмәт һәм рәхмәт белән искә ала, рухына дога кыла.
Ниһаять, 1991 елның 22 ноябрендә, җомга көнне, авылдашыбыз Хәмит Билалов проекты буенча төзелгән яңа мәчет тантаналы рәвештә ачыла. Бу тарихи көн авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әверелә. Ачылыш тантанасында районның бик күп хөрмәтле шәхесләре катнаша. Әлмәт районының авыл җирлекләрендә беренчеләрдән булып ачылган бу мәчет авылның рухи тормышына яңа сулыш өрә.
Буыннар дәвамчанлыгы һәм киләчәккә караш
Мәчетнең беренче имамы Фәтхелбарый Мозаффаров, мөәзине Шакир Әхмәтшин була. 1993 елдан имам вазифасын Гомәр хаҗи Бакиров башкара, ә азан әйтү хезмәтен Әкъдәс Фаракшин, Госман Забиров, Гариф Мотыйгуллин, Хәлил Абдуллин, Мәхмүт Җиһаншин, Фазыйл Хәлилов дәвам итәләр. 2008 ел башыннан яшь, Әлмәт шәһәрендә 2003-2006 елларда ислам мәдрәсәсен һәм Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын тәмамлап кайткан Нурислам Какаев имамлык вазифасына керешә.
Ул мәчеттә балаларга да, өлкәннәргә дә дин нигезләрен өйрәтүне оештыра. Ир-атларга дәресләрне үзе алып барса, хатын-кызларга әнисе Мәйсәрә Хәбибулла кызы Какаева һәм Гөлфия Салихҗан кызы Галиаскарова белем бирә. Җәй айларында мәчет каршында балалар өчен көндезге ял лагере эшли.
2023 елдан Казан шәһәрендә ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне тәмамлап кайткан Гариф хаҗи Мотыйгуллин, мәчетнең икенче имамы булып хезмәт итә башлый.
2026 елның 22 ноябрендә Түбән Абдул авылы мәчете ачылуга 35 ел тула. Бу еллар артында никадәр фидакарь хезмәт, сабырлык, ихлас догалар һәм игелекле гамәлләр тора. Кайчандыр манарасы киселгән авылда яңадан азан яңгыравы — халкыбызның иманын, тарихи хәтерен һәм рухи ныклыгын саклап кала алуының ачык билгесе.

Мәчетне торгызуга һәм аның эшчәнлегенә өлеш керткән һәркемнең хезмәте олы хөрмәткә лаек. Арабыздан киткәннәрнең якты истәлеге күңелләрдә яшәсен, ә изге эшне бүген дә дәвам итүчеләргә сәламәтлек, көч-куәт һәм бәрәкәт насыйп булсын. Тарихыбызны саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру — барыбызның да уртак бурычы. Мәдинә Газизова, Х. Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе. Фото:музей архивы