Вакыт белән исәпләшми, авырлыклар алдында баш ими
Җәмгыять

Вакыт белән исәпләшми, авырлыклар алдында баш ими

Патруль-пост хезмәтеннән башлап участок уполномоченныйлары җитәкчесе вазифасына кадәр 24 еллык юл узган полиция подполковнигы Гөлнара Дусенбаева өчен бу һөнәр — тормыш рәвеше.

10 ноябрь — Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

Бу көн саен тәртип һәм куркынычсызлык сагында торучыларның һөнәри бәйрәме. 

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү - гражданнарның гомерен, сәламәтлеген, хокукларын һәм ирекләрен яклау, хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча көндәлек җаваплы эш ул.

Шунысы мөһим -  бүген полиция эше ачыклык һәм җәмгыять белән хезмәттәшлек принципларына корыла. Хокук бозуларны кисәтү, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында иминлекне кайгырту, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү – болар барысы да үзләренә авыр, әмма игелекле һөнәр сайлаган кешеләрнең киеренке хезмәте нәтиҗәсе.

Гөлнара Дусенбаева

Гөлнара Дусенбаева

Бүгенге язмабызның герое – РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең участок уполномоченныйлары җитәкчесе вазифаларын башкаручы полиция подполковнигы Гөлнара Мәкъсүм кызы Дусенбаева да эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплаган, хезмәттәшләренең абруен яулаган шәхес. Әле шушы көннәрдә генә шәһәркүләм уздырылган тантаналы чарада аңа район  башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хаты һәм медаль тапшырды.

Гөлнара ханым тумышы белән Чистай районы Каргалы авылыннан. Мәктәптән соң Алабуга педагогия университетында һәм берочтан милиция мәктәбендә укый. Икесен дә уңышлы гына тәмамлый. Ә инде соңыннан Казанның юридик институтында белем алып, дипломга ия була. Хезмәт юлын Казанда башлап җибәрә. Биредә өч еллап эшли. Аннан 2004 елда Әлмәткә килеп төпләнә.

Гөлнара Дусенбаева

– Хокук саклау органнарында 24 ел эшлим. Эшчәнлегемне патруль-пост хезмәтеннән башлап җибәрдем, аннан соң унбер елга якын дознание бүлегендә хезмәт куйдым. Хәзерге вакытта менә участок инспекторлары эшчәнлеген алып барам. Шәһәрдә һәм районда барлыгы 26 участковый хезмәт куя. Аларның хезмәте, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Бу бик җаваплы хезмәт. Участковыйлар җинаятьләрне ачыклау белән беррәттән профилактик эш алып баралар, халыктан кергән шикаятьләр белән дә эшлиләр.

Участок инспекторлары тулы комплект түгел, шуңа күрә дә хокук саклау органнарында хезмәт куярга теләүчеләрне без бик җылы кабул итәбез. Әлбәттә, бу уңайдан таләпләр дә бар, шулай да иң беренче чиратта теләк, кыюлык, сабырлык кирәк дим инде мин. Төрле хәлләр була бит.

Шуны да әйтергә кирәк, безнең хезмәткәрләр торак, транспорт белән тәэмин ителәләр. Шуңа өстәп карьера үсеше дә тиз бара  бит инде.  Бу уңайдан проблемалар юк. Аннан соң, яшерен-батырын түгел,  хезмәт хаклары да бүгенге көндә иң югарысы участковыйларныкы бит.

Гөлнара Дусенбаева

Тәҗрибәле, яшьләргә өлге булырдай хезмәткәрләребез белән дә бик горурланабыз.

Рөстәм Яруллин, Марсель Шәрифуллин – нәкъ менә шундыйлар. Моңарчы хатын-кыз участковыйларыбыз юк иде, әле менә күптән түгел бер кызыбыз  стажировка уза башлады. Аңа өметләр баглап торабыз инде, – дип уртаклашты Гөлнара Мәкъсүм кызы.

Сөйләшү барышында Гөлнара ханым беренче эшли башлаган елларының вакыйгалары белән дә уртаклашты.

– Казанда патруль-пост хезмәтендә эшли башлаган чор мәңгегә истә калды инде. Ул вакытта мин бик яшь, тәҗрибәм юк, дигәндәй. Элек бит урамнарда будкалар - стационар пунктлар бар иде. Шунда хулиганлык кылган бер егетне япканнар иде. Ә ул егет учетта торган булган икән. Шунда ул үз-үзенә зыян салырга маташты.

Егет исән калды. Шулай да миңа – әле яңа гына эшли башлаган хезмәткәргә бер зур сынау кебек булды инде бу хәл, – дип искә алды полиция подполковнигы. 

Гөлнара Дусенбаева үзенең гаиләсен дә Әлмәткә килгәч кора. Булачак тормыш иптәше белән Эчке эшләр идарәсендә таныша.

– 2007 елда кияүгә чыктым, ирем дә хокук саклау органнарында хезмәт куя иде ул вакытта. Соңрак ул башка эшкә күчте. Ике бала үстердек.

Гөлнара Дусенбаева

Кызыбызга бүген 18 яшь – ул медицина өлкәсен сайлады, әлегә медучилищеда укый, эшли дә.  Улым 6 нчы сыйныфта укый. Әлбәттә, хезмәтем бик җаваплы, эш көнебез төрлечә тәмамлана, ләкин моны гаиләдәгеләр бик яхшы аңлыйлар, миңа теләктәшлек күрсәтәләр. Ял вакытларында исә күбрәк спорт белән шөгыльләнергә тырышам, йөгерәм, бассейнга да йөрим, – дип елмая Гөлнара ханым.

Гөлнара Дусенбаевага һәм Әлмәт җирлегендә яшәүчеләрнең имин тормышы сагында торучыларның барысына да сәламәтлек, иминлек, тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар, гаилә бәхете, рух 
ныклыгы, матур көннәр теләп калабыз.   

  • Вакыт белән исәпләшмичә, авырлыклар алдында баш имичә, кайчак тормышларын куркыныч астына да куйган хезмәткәрләрне өйләрендә һәрвакыт елмаеп каршы алсыннар, гаиләләрендә тынычлык хөкем сөрсен. Резеда Исмәгыйлева. Фото: шәхси архивтан