Көзнең соңгы ае кышка озак калмаганлыгы турында искәртте.
Җаваплы вакыт
Хуҗалыкларында мал-туары булганнар өчен бу аеруча җаваплы вакыт, чөнки нәкъ менә шушы чорда терлекләрне ашатуда балансланган тукландыруны кертү аеруча мөһим шарт булып тора.
Борчылырга нигез юк – район хуҗалыкларында терлек азыгы җитәрлек. Быел ул җитәрлек күләмдә, бер терлек башына 50 центнер туры килерлек итеп, запас белән әзерләнгән.
Әлмәт районы хуҗа-лыкларында бүгенге көндә 4613 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 1608е – савым сыерлары. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, ел башыннан тулаем савым 11439 тоннаны тәшкил иткән, район буенча бер сыердан аена уртача 7064 килограмм күләмдә сөт савып алына. Шуны да искәртеп узмый мөмкин түгел, әлеге күрсәткечләр, узган ел белән чагыштырганда, сизелерлек ким.
Көздән кышка күчкән чорда терлекчеләр алдында әһәмиятле бурыч – малларның баш санын саклап калу һәм аларның нәселен яхшырту тора. Бу өлкәдә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен сыерларны үз вакытында каплату, таналарны каплатуга әзерләү, буаз таналарны бозаулаганчы алдан ук саварга өйрәтү, массаж ясау, кышкы чорда малларда авитаминоз булмасын өчен аларның рационына витаминлы препаратлар, витаминга, бигрәк тә каротинга бай азыклар белән ашату сорала.
.jpg)
Бозаулату
Терлекләре көр, сәламәт булуын теләгән хуҗалыклар әлеге чараларга, шул исәптән бозаулатуга аеруча зур игътибар бирәләр.
– Бозаулатасы сыерны ике ай алдан сөтен ташлатырга кирәк. Ял иттермәсәң, сыер сөт бирми. Сыерның лактация чоры 305 көн, калган вакытны ул ял итәргә тиеш, – ди белгечләр.
Кышкы чорда сәламәт терлек үстерүдә шулай ук ветеринария-санитария таләпләрен төгәл үтәүнең дә әһәмияте гаять зур. Йогышлы авыруларга каршы профилактика үткәрү максатыннан терлекләргә мал табиблары тарафыннан 3 айга кадәр 11 төрле прививка ясалырга тиеш.
– Барлык таләпләр үтәлгәндә, тырышып, кайгыртучанлык күрсәтеп эшләгәндә, малы да көр, сөте дә мул була аның, – дип искәртә авыл хуҗалыгы белгечләре.
.jpeg)
Фермерлар
- Районның фермер хуҗа-лыклары сарык, ат үрчетү белән дә мәшгуль икән. Мисал өчен Гафур Арипов Зәй-Чишмәдәге утарында 1000ләп сарык, Нәдердә исә 40лап ат асрый. «Заикин» КФХсында сарыклардан тыш, 198 баш мөгезле эре терлек тоталар. Малларны ит юнәлешендә Гомәр Нәбиев та үрчетә, аның хуҗалыгында шулай ук аты да, башкасы да бар.
Югары Мактама фермеры Илдар Борһанов исә бройлерлар үрчетү белән мәшгуль. Аның хуҗалыгында 6 меңгә якын кош-корт исәпләнә. Марсель Абдуллин исә йомырка өчен тавыклар тота. Аның утарында бүгенге көндә 89 меңләп тавыгы бар.
– Фермер тавыкларын даими яңартып, яңаларын кайтартып тора. Бик уңган-булган хуҗа, – диделәр аның турында авыл хуҗалыгы идарәсендә.
Шулай, заманча техно-логияләр ничек кенә алга китмәсен, кеше факторы барыбер алгы планда кала бирә. Терлекчеләрдән, сыер савучылардан, механизаторлардан һәм башка күп кенә белгечләрдән башка авыл хуҗалыгы тармагын күз алдына китереп тә булмый.
Шуны да истән чыгармаска кирәк, кыш - агымдагы ел уңышын кайгырту чоры да бит әле ул. Район хуҗалыклары бүген орлыкларын барлый, җитмәгән очракта читтән кайтарту хәстәрен күрә. Алар авыруларга һәм һава шартларына каршы тора алырдай орлык сортларын сайлый. Югары сыйфатлы орлыклар уңышны һәр гектардан 3-5 центнерга арттырыбрак алырга мөмкинлек бирә. Кышкы чорда уҗым культураларының исән-имин кышлап чыгуы да бик мөһим бит әле. Резеда Исмәгыйлева