Хокук бозуларны бетерү торак инспекциясе контролендә кала.
Әлмәттә «Алсу» идарәче компаниясенә торак инспекциясе күрсәтмәсен билгеләнгән вакытта үтәмәгән өчен 100 мең сум штраф салынды. Хокук бозулар Гафиятуллин урамындагы 2а йортта ачыкланган.
Инспекция мәгълүматлары буенча, идарәче компания түбәгә чыгу ишеген алмаштырмаган, канализация стоякларының агып китүен бетермәгән һәм канализациянең авария участогын алмаштырмаган.
- Шулай ук подвалдагы торбаларны җылылык изоляциясе төгәлләнмәгән. Моннан тыш, кайнар су торбасы икенче торбага бау ярдәмендә эленгән булган.
Идарәче компания вәкиле хокук бозуларны раслады, әмма күрсәтмәне үтәү өчен җаваплы хезмәткәр эштән китте, ә эшләр дәвам итә, дип аңлатты. Әмма суд моны срокны үткәрүнең нигезле сәбәбе дип танымады. Компанияне административ хокук бозуда гаепле дип таптылар һәм 100 мең сум күләмендә штраф билгеләделәр.