Әлмәттә геопарк барлыкка киләчәк
Җәмгыять

Әлмәттә геопарк барлыкка киләчәк

Геопарк төзү проекты турында Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Инициатива Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «Татнефть» төркеме тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проект биш районны үз эченә алачак: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман һәм Чирмешән.

  • Геопаркның төп бурычы - уникаль геологик, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклап калу, аны җирле халык тормышы, территорияләрне үстерү һәм туризм белән гармонияле берләштерү.

Әлмәт районында Геопарк объектларының берсе 1939 елда Карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән Акташ күле булачак.