Күмәк эш таулар күчерә
Җәмгыять

Күмәк эш таулар күчерә

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларга ярдәм күрсәтү эше районда актив дәвам итә

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабын да инде шәһәр һәм район халкы күптән үз итеп бетерде. 

Яңа адрес һәм яшьләр җаваплылыгы

Штабта урта-махсус һәм югары уку йортлары студентларыннан торган волонтерлар командасы бик тырышып эшли. Алар чиратлап кизү торалар, халыктан кергән гуманитар ярдәмне җыйнап, кирәк-яракларны аерым тартмаларга тәртипләп туплап, чираттагы сәфәргә әзерлиләр.

Яшьләр белән эшләүче белгеч Нурания Адамова хәбәр иткәнчә, мобилизация башланганнан бирле бүгенге көнгә кадәр МХО зонасына 750 миллионнан артык сумлык ярдәм күр-сәтелгән.

Гомумән алганда Әлмәт волонтерлары МХО зонасына 70 тапкыр гына гумконвой озатканнар. Моннан тыш әлеге фидакарьләр мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итеп торалар, кирәк булганда ишегалларын чистартырга, утын әзерләшергә дә булышалар икән. 

Волонтерлар эшчәнлеге

Нурания ханым штаб эш-чәнлеге турында сөйләгәндә, яңалыклар белән дә уртаклашты. Яшьләр үзәгендә эшләп килүче «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы агымдагы атнада адресын үзгәртә. Хәзер ул Чапаев урамындагы яшүсмерләр клубына күчә икән.

Адрес үзгәрә

– Шәһәр үзәгендә булуыбыз, әлбәттә, бик уңайлы иде, ләкин Яшьләр үзәге бинасында озак-ламый ремонт эшләре башланып китүен дә исәпкә алганда, эшчәнлекне яшүсмерләр клубында алып бару уңайлырак булыр, дип өметләнәбез, – диде Нурания Адамова.

«Пчёлки» штабына — хәрбиләр рәхмәте

Волонтерлар, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр белән беррәттән авыл җирлекләрендә яшәүче фидакарьләр гуманитар ярдәм җыюда үзләреннән аеруча зур өлеш кертәләр. Социаль челтәрләрдә һәрбер авылның үз төркеме булдырылган – халык шунда аралаша.

Торак пунктларның мәдәният йортларында маскировка чел-тәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау кабаттан активлашып киткән. Авыл фидакарьләре солдатларыбызга оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, киемнәр тегәләр, токмач кисәләр.

Әле күптән түгел генә Рус Акташының «Пчёлки» штабы чираттагы гуманитар йөкне 
туплап, «Хәрби туганлык» оешмасы әгъзалары аша озатып җибәрде. Әлеге уңайдан оешма җитәкчесе Юрий Максимов һәм оешма әгъзасы Артем Денисов волонтерлар штабына килделәр.

Запастагы хәрбиләр белән очрашырга балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары да килгән иде. Актив гражданлык позицияләре һәм фидакарь хезмәтләре өчен Юрий Максимов «Пчёлки» штабы волонтерларына рәхмәт хаты тапшырды.

Волонтерлар ярдәм итә

– Сезнең актив гражданлык позициягез, риясыз хезмәтегез һәм бердәмлегегез чын патриотизм үрнәге булып тора. Бу игелекле эшкә үз көчен, вакытын һәм җанын салган төркемнең һәр әгъзасына рәхмәт белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм тыныч күк йөзе телибез! – диелә хат текстында.

Сугышчыларга — йорт җылысы

Елховой авылы халкы гомер-гомергә үзенең булдыклы, уңган кешеләре белән дан тотты. Нинди генә эшкә алынсалар да, эшләрен җиренә җиткереп башкара биредә яшәүчеләр.

– Мәдәният йортында «Без бергә» дигән чара үткәрдек, аның кысаларында активистларыбыз хәрбиләр өчен бал, чикләвек һәм күрәгәдән җыелмалар әзерләделәр. Бу витаминлы катнашма сугышчыларыбызның иммунитетын ныгытыр һәм җылылык бүләк итәр дип ышанабыз, – диде Елховой авылы фидакарьләре.

– МХО зонасында алгы сызыкта булган балаларыбызга, ирләребезгә, туганнарыбызга, авылдашларыбызга, танышларыбызга алга таба да кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Алар безгә өметләнә. Ә өмет кешене яшәтә, төшенкелеккә бирелүдән алып кала. Без хәстәрләп җибәргән кирәк-яракларның исән-имин барып җитүен ишетеп-белешеп торабыз, шунысы да җаныбызга май булып ята, – ди бертавыштан авыл кешеләре.

Елховой җимешләре

Шулай, күмәк эш таулар күчерә, диләр. МХО зонасында алгы сызыкта булган якташларыбыз бездән ярдәм көтә - изге эшкә бердәм кушылыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк. Резеда Исмәгыйлева. Фото: Юрий Максимов, Гөлнар Девяткина