Татар-информ

«Игътибар – балалар!» Татарстан дәүләт автоинспекциясе башлыгы юл иминлеге турында кисәтте

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин җәйге каникуллар тәмамлану уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Ул балалар иминлеген тәэмин итү максатыннан «Игътибар – балалар!» махсус чарасы башлануын белдерде һәм йөртүчеләрдән саклыклылык сорады.

Республикада балалар арасында юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан «Игътибар – балалар!» киң күләмле профилактик чарасы старт алды. Бу чорда автоинспекторлар балигъ булмаган пассажирларны ташу кагыйдәләрен һәм җәяүлеләр өчен өстенлек бирү таләпләрен үтәүне аерым контрольгә алачак. Шулай ук инспекция хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте катнашучылары белән махсус дәресләр уздырачак, әти-әниләр җыелышларында һәм укытучылар коллективы белән очрашуларда катнашачак.

Үз чыгышында Айрат Сәмигуллин йөртүчеләргә аерым игътибарлы булырга кушты:
«Мин транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итәм: торак массивларда, мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендә, шулай ук балалар күп булган башка урыннарда тизлекне киметергә кирәк. Кечкенә җәяүлеләрнең кинәт кенә юлга йөгереп чыгуына һәрвакыт әзер булыгыз. Җәяүлеләр кичүләре, җәмәгать транспорты тукталышлары һәм ишегалларыннан чыгу юлларында аеруча сак булырга онытмагыз».
«Яңа уку елы балаларыбыз өчен шатлыклы, уңышлы һәм, иң мөһиме, имин булсын!» — дип теләде.