Әлмәт студентлары илнең иң яхшы профессионаллары арасында.
26 августта Калугада сәнәгать блогы компетенцияләре буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы тәмамланды. Быел ярышларда Россиядән һәм дөньяның 30 иленнән 15 меңнән артык конкурсант катнашты. Катнашучылар 14 ихтыяҗ булган юнәлештә — сәнәгать робототехникасыннан алып, космик системалар инженериясенә кадәр ярыштылар.
Әлмәт һөнәри көллиятенең 41 нче төркеме студенты Равил Залаев Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Электромонтаж» компетенциясендә берьюлы өч номинациядә алтын чемпион булды. Ул халыкара дәрәҗәдә алтын алды!