Әлмәтнең «Забота» МФК - «Футзал Мания» бөтенроссия турнирының көмеш призеры булды.
22-23 август көннәрендә Ижауда футзал буенча «Футзал Мания» бөтенроссия турниры узды. Анда Ижау, Әгерҗе һәм Әлмәттән 4 команда катнашты. Ярышлар ике көн узды.
- Беренче көнне Әлмәт командасы 9 очкодан 6 очко җыйды. Икенче көнне әлмәтлеләр максималь нәтиҗә күрсәтте — өч җиңү яулады: 5:1, 4:1 һәм 4:3. Әлмәтлеләр мактаулы 2 нче урынны яулады.
Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе-Сәлахетдинов Раян (6 гол);
Команданың иң яхшы уенчысы-Арсланбеков Ростислав;
Турнирның иң яхшы тренеры — Рәхимҗанов Рифат.