Татарстанда күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр.
Алты бала тәрбияләүче Әлмәт шәфкать туташы Эльмира Бигильдина «Ана даны — Материнская слава» бүләгенә лаек булды. Тантана Казан Кремлендә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова катнашында узды.
Эльмираны балалар тәрбияләве һәм көндәлек хезмәте өчен бүләкләделәр. Ирле — хатынлы Бигильдиннар мәхәббәт һәм кайгыртуның бәхетле гаиләнең нигезе икәнен үз үрнәкләре белән исбатлыйлар.
- Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте