Әлмәт дәүләт автоинспекциясе Төзүчеләр проспектында яшүсмерне бәрдергән машина йөртүчене эзли
Юлларда

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе Төзүчеләр проспектында яшүсмерне бәрдергән машина йөртүчене эзли

Балигъ булмаган бала җәрәхәтләр алган.

Әлмәттә Төзүчеләр проспектында машина йөртүче 16 яшьлек яшүсмерне бәрдерә һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача. Авария 28 августта 21:10 сәгатьтә Шевченко урамындагы 25 нче йорт каршында була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобильче уңга борылган һәм юл аша чыккан укучыны үткәрмәгән. Яшүсмер җәрәхәтләр ала, ләкин хастаханәдә караганнан соң аны өенә кайтарып җибәрәләр.

Хокук саклаучылар авариядә гаепле кешене эзли. Бәрелешү мизгелен күргән яки машинаның кайда булуын белгән һәркем 8(8553)43-96-25 яки 8-904-677-31-47 телефоннарына шалтырата ала.