Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

ТР студотрядлары тимер юлчылар көнен бәйрәм итүдә катнаштылар

Бәйрәмдә 100 дән артык яшь пассажир һәм шәһәр халкы катнашты.

Казанда тимер юлчылар көненә багышланган «Илне берләштерүче поезд» бөтенроссия акциясе узды. 

Бәйрәмдә 100 дән артык яшь пассажир һәм шәһәр халкы катнашты. Быел акция Россиянең 34 тимер юл вокзалында узды – Калининградтан Владивостокка кадәр, дип хәбәр итә ТР студотрядларының матбугат хезмәте.

"Тимер юл тармагы Россия Студентлар отрядлары эшенең иң эре юнәлешләренең берсе булып кала. Хәрәкәтнең хәзерге 22 ел тарихында бөтен илдән 120 меңнән артык студент тимер юл транспорты отрядлары мәктәбен узган. Быел җәй көне РСО тимер юл юнәлешендә 15 меңнән артык кеше эшли. Без проводниклар, юл монтерлары, сигналистлар, машинистлар ярдәмчеләре, төзүчеләр, вагон-рестораннар официантлары, вожатыйлар, медиклар һәм башка күп кенә белгечлекләр буенча эшлибез», – дип билгеләп үтте Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры һәм Россия студентлар отрядларының Күзәтү советы рәисе урынбасары Василий Ислаев.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса