Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Авыл халкы өчен уңайлы: автолавка һәм Сбербанк офисы бер үк вакытта киләчәк

Татарстанда «Татпотребсоюз» һәм Сбербанк авыл җирлекләрендәге күчмә хезмәтләрнең — сәүдә автолавкалары һәм мобиль банк офисларының эш графикларын берләштерде. Хәзер авыл кешеләре, бигрәк тә өлкәннәр, бер килгәндә азык-төлек ала һәм банк эшләрен хәл итә алачак.

Татарстан авылларында яшәүчеләр өчен яңа уңайлыклар барлыкка килде. «Татпотребсоюз» һәм Сбербанк күчмә сәүдә нокталары һәм мобиль офисларның эш вакытын бердәм графикка туры китерергә килеште. Бу яңалык авыл кешеләренә вакытны һәм акчаны сакларга ярдәм итәчәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә «Татпотребсоюз» системасы 2 меңнән артык торак пунктны каплап тора. Аларның 1300енә 135 махсус җиһазландырылган автолавка хезмәт күрсәтә. 2025 елда бу юнәлештәге товар әйләнеше 6,7 миллиард сумга җиткән. Мобиль сәүдә нокталары ерак авыллар өчен чын коткарыч булып тора: алар аша азык-төлек кенә түгел, җирле кулланучылар җәмгыятьләре җитештергән товарлар да сатыла. Һәрбер андый автолавка ай саен уртача 390 мең сумга кадәр керем дә китерә.

Икенче яктан, Сбербанкның күчмә офислары стационар бүлекчәләр булмаган авылларда финанc хезмәтләренең тулы спектрын тәкъдим итә. Кешеләр монда банк карталары рәсмиләштерә, счетлар ача, акча күчерә, түләүләр башкара һәм белгечләрдән консультация ала.

Ике оешманың графикларын синхронлаштыру авыл халкы, бигрәк тә ялгыз өлкәннәр һәм хәрәкәтләре чикле кешеләр өчен зур бүләк булды. Хәзер аларга ике төрле хезмәт өчен аерым-аерым көтәргә туры килми. Бер көнне, бер урынга килеп тә, көндәлек кирәк-яракларны сатып алырга, шул ук вакытта банк эшләрен дә хәл итеп кайтырга мөмкин.

Шунысы да мөһим: автолавкалар авыл халкы өчен бары тик кибет кына түгел, ә чын аралашу үзәге дә. Кешеләр анда очраша, үз ихтыяҗларын белдерә, кирәкле товарларга заказ бирә. Мобиль хезмәтләрнең берләшүе ерак торак пунктлардагы тормыш сыйфатын яхшыртуга, социаль ярдәмне көчәйтүгә һәм җирле икътисадны хуплауга зур өлеш кертәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса