Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының беренче «Сәламәт Ватан» Кубогына ярышлар узды. Чарада алты команда катнашып, үзләренең спорт осталыкларын, түземлекләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Спорт бәйрәмендә барлыгы алты команда көч сынашты. Ярышлар бик кызыклы, югары дәрәҗәдә һәм көрәш рухында узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча призерлар түбәндәгечә бүленде:
🥇 Беренче урын — «Татнефть» ГАҖ автотранспорт предприятиесе командасы;
🥈 Икенче урын — «Система-Сервис» командасы;
🥉 Өченче урын — Әлмәт политехник техникумы студентлары.