Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

15-22 июньдә «Хәтер шәме» онлайн-акциясе узачак

Һәр елны 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме» гомуммилләт акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабына.

Акциягә онлайн кушылып, Хәтер көне сайтында виртуаль хәтер шәмен кабызып була. 

"Хәтер шәме" ел саен үткәрелә торган "Буыннар хәтере" фонды тарафыннан оештырылган "Кызыл гвоздика" бөтенроссия хәйрия акциясенең төгәлләнүе булачак – 21 апрельдән бөтен Россия буйлап урамнарда акция символы булган значоклар таратучы волонтерларны очратырга мөмкин иде. Акция кысаларында җыелган барлык акчаларны фонд ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерә.

«Буыннар хәтере» фонды Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр  ветераннарына медицина ярдәме күрсәтә. Фонд үз эшчәнлеген 2015 елның 22 июнендә башлап җибәрде һәм бу вакыт эчендә бөтен ил буенча 17 000 ветеранга  2,2 миллиард сумлык ярдәм күрсәтте. Бу бик күп операцияләр, тернәкләндерү курслары, заманча протезлар һәм колак аппаратлары, кыйммәтле коляскалар һәм медикаментлар комплектлары.
pamyatpokoleniy.ruvk.com/pamyatpokoleniy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса