Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов: Кешеләрнең сәламәтлеге хакына иң катгый чараларны күрәчәкбез

Рөстәм Миңнехановны бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинацияләүнең түбән темплары мәсьәләсе борчый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртәнге планеркада штаб, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре алдына вакцинация буенча эшне көчәйтергә һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны катгыйландырырга дигән бурыч куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановны бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинацияләүнең түбән темплары мәсьәләсе борчый. Бу риск төркеме, өлкәннәр ешрак авырый, авыр кичерә һәм бу яшь категориясендә үлем очраклары да күбрәк. Бүген бу категория гражданнар арасында бары тик 23,5 % прививка ясалган.

"Көн саен кешеләрне югалтабыз. Гражданнарыбызның сәламәтлегеннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Безнең гамәлләрне ничек теләсә ничек трактларга була, әмма сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында барганда, без иң катгый чаралар күрәчәкбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Роспотребнадзорның игътибарын чикләү чараларының үтәлешен контрольдә тотуга һәм күп санда кешеләр катнашында чаралар буенча тәкъдимнәр кертү зарурлыгына юнәлтте.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса