Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зиннәтулла Билалетдиновка орден бирделәр

“Ак Барс” остазы физкультура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.

“Ак Барс” командасының баш тренеры Зиннәтула Билалетдинов IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде. Бу турыдагы боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Спорт белгече “физкультура һәм спорт үсешенә өлеш керткән өчен”, шулай ук “күпьеллык намуслы хезмәте өчен” бүләкләнә.

Россиянең дәрәҗәле хоккей тренерларының берсе башкаланың “Динамо” командасы һәм СССР җыелма командасы сакчысы сыйфатында ике “Мактау билгесе” ордены, Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән иде. 2011 елда ул  “Ак Барс” тренеры булгач Мактау орденына лаек булды.

“Ак Барс” командасы белән өч тапкыр Гагарин кубогын, Европа чемпионнары кубогын һәм Континенталь кубок алгач, “Татарстан Республликасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүлкәләнде. 2018 елда бу орденның медаленә лаек булды.

Зиннәтулла Билалетдинов “Ак Барс” командасының баш тренеры, 2004, 2011-2014 елларда Россия хоккей җыелмасын җитәкләде.  Ул Казан командасының элеккеге остазлары арасында иң уңышлы белгеч булды.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса