Татар егете “1000000 тапкыр идәннән этелү” марафонын оештырган
2019 ел ахырында марафонның активистларын бүләкләү каралган.
Мәскәү егете Тимур Сәйфетдинов “1000000 тапкыр идәннән этелү” (“Отжимание 1000000 раз”) марафонын оештырган. Бу хакта “Татар-информ”га марафонны оештыручы Тимур Сәйфетдинов үзе хәбәр итте.
“Марафонда катнашучылар һәр көн идәннән этеләчәк һәм үз нәтиҗәләре турында интернеттагы махсус төркемгә язып барачак. Ел ахырына кадәр без барыбыз бергә 1000000 тапкыр идәннән этелергә тиеш”, - диде Тимур Сәйфетдинов.
Марафонны оештыручы сүзләренчә, мондый марафон былтыр да уздырылган. “Бер ел дәвамында без марафонда катнашучылар белән бергә барлыгы 40700 тапкыр идәннән этелгән идек. Былтыр марафонда 30 кеше катнашса, быел исә без инде 59 кеше җыйдык. Мондый марафоннар катнашучылар арасыннан иң активларын сайлап алып, алга таба төрле спорт ярышларында катнашу өчен команда тупларга ярдәм итә”, - диде ул.
Тимур Сәйфетдинов әйтүенчә, ел ахырында марафонның активистларына бүләкләр тапшырылачак.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа