Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанда йөзү буенча Россия чемпионатында Әлмәт йөзүчесе дә катнашачак

Алты көн дәвамында илнең 850 иң көчле спортчысы 46 дисциплинада медальләр өчен ярышачак.

7 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Казанның Су спорты төрләре сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты ярышларында 80 йөзүче катнаша. Бу турыда Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алты көн дәвамында илнең 850 иң көчле спортчысы 46 дисциплинада медальләр өчен ярышачак. Йөзүчеләрнең чыгышларын 50 кешедән торган судьялар коллегиясе бәяләячәк.

Үз чемпионатларында Александр Красных, Егор Куимов, Никита Королев, Григорий Тарасевич, Ирина Приходько, шулай ук өметле спортчылар Эдуард Вәлиәхмәтов, Николай Соколов, Азалия Закирова, Антонина Коновалова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы кыска суда йөзү (25 м) буенча Россия чемпионатын инде бишенче тапкыр кабул итә. Турнир Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелә

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса