Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дамир Фәттахов факел күтәреп баруны Казан Универсиадасын хәтердә яңарту дип исәпли

2019 елда Красноярскида узачак Уеннар уңаеннан, Казанда Универсиада утын тапшыру эстафетасы узды.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов факел күтәреп бару – Универсиаданы хәтердә яңарту ул, дип исәпли. Бу турыда ул Казанда Универсиада утын тапшыру эстафетасы вакытында әйтте.

«Факел күтәреп бару – Универсиаданы тагын бер тапкыр хәтердә яңарту ул. Көн салкынча булуга да карамастан, эстафетада яшьләр, студентлар актив катнашуы бик тә куанычлы», - диде Дамир Фәттахов.

  • 2019 елда Красноярскида Универсиада узачак.

Спорт министры биредә хөкем сөргән атмосфера Красноярскидагы Универсиаданың яхшы узачагына этәргеч бирер дип өметләнә.

Ул шулай ук бүген тапшырылган кирәк-ярак һәм кием-салымның тик ятмаячагын искәртте.

«Универсиада символикасы төшерелгән киемне алга таба да киеп йөриячәкмен. Әлеге продукцияне дә, Универсиаданы да дөнья күләмендә танытырга тырышачакбыз», - диде ул.

 

Фото: Ильнар Тухбатов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса