100 мең сум штраф түләргә тиеш идарәче компания.
Әлмәттән "ЖЭУ-11"гә подвалдагы дым өчен 100 мең штраф салганнар
Әлмәттән "ЖЭУ‑11" Түбән Мактамадагы йорт подвалын тәртипкә китермәгән өчен 100 мең сум түләячәк. Бу хакта ТР дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте. 15 августка кадәр иларәче компания Геофизическая урамындагы 4 нче йорт подвалындагы хокук бозуларны бетерергә тиеш иде, ләкин моны эшләмәделәр.
Бинада элеккечә дымлы иде, ул чүп-чар белән тулган иде, анда да санитар эшкәртү үткәрмәгәннәр. Моннан тыш, белгечләр салкын су торбаларын ремонтламаган һәм үтәли җилләтүне оештырмаган.
Компания директоры беркетмә белән өлешчә килеште, күрсәтмәне үтәргә техник кыенлыклар һәм акча җитмәү комачаулады, дип аңлатты. Аның сүзләренчә, яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен зур бурычы җыелган.
Суд «ЖЭУ‑11» гаебен исбатланган дип таныды һәм 100 мең сум штраф билгеләде. Дәүләт торак инспекциясе билгеләп үткәнчә, биредә яшәүчеләрнең бурычлары идарәче компаниядән йортны карап тоту бурычларын төшерми.