Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Дакар” раллие алдыннан “КАМАЗ-мастер” машиналарын техник тикшерү озакка сузылган

Спорт комиссарлары игътибарын Татарстан командасы машиналары җәлеп иткән.

“Дакар-2019” раллие алдыннан “КАМАЗ-мастер” машиналарын техник тикшерү гадәттәгедән озакка сузылган. Бу хакта Татарстан командасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Команда Перуга ике төркем белән килгән. Чарага әзерлек эшләре 4 гыйнварда башланган.

Һәр катнашучы шәхси мәгълүмат бирергә, машинага документлар алырга һәм навигация җиһазы куярга тиеш. Автомобильләрне спорт комиссарлары тикшергән. Тикшерү 10 этаптан торган. Комиссарларны “КАМАЗ” машиналары җәлеп иткән, шуңа күрә тикшерү гадәттәгедән күбрәк вакыт алган.

Ралли бүген, 6 гыйнварда Лимада башлана.

Маршуртка Россиянең дүрт яңа спорт йөк машинасы чыга. 2019 елдан “Дакар” регламенты йөк машиналары зачетында моторларның максималь күләмен 13 литр белән чикли. Шул сәбәпле, командага машиналарны үзгәртергә туры килгән. Аларда автомобиль төзелешенең яңа эшләнмәләре кулланылган.

Бу юлы ралли-марафон Перуда уза. Маршрутның 5,6 мең чакрымы дала буенча узачак. Ралли 17 гыйнварда ралли Лимада тәмамлана.

“Дакар-2019” раллиенда 61 илдән барлыгы 334 спорт экипажы катнаша.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса