Әлмәтлеләр бокс буенча Бөтенроссия турнирыннан 6 медаль белән кайтты
25-29 августта Липецк өлкәсенең Елец шәһәрендә Россиянең ФСБ хезмәткәре Олег Лоськов истәлегенә багышланган бокс буенча Бөтенроссия турниры узды.
Ярышта дистәләгән өлкә, республика һәм төбәкләрдән 275 спортчы катнашты.
Әлмәтнең «Девон-Юность» бокс клубы тәрбияләнүчеләре анда уңышлы чыгыш ясады. Алар - Р.Р. Низамиев һәм С.А. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
21 нче мәктәп укучысы Илназ Йосыпов 1 нче, Роман Манукян (16 нчы мәктәп), Илдан Шәңгәрәев (10 нчы мәктәп), Хазар Мехтизаде (КИУ) 2 нче, Артем Бормотов (11 нче мәктәп) һәм Илья Коростелев (24 нче мәктәп) 3 нче урыннарны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia