Әлмәттә «Яшел Фитнес»ның яңа сезоны старт ала
Спорт

Әлмәттә «Яшел Фитнес»ның яңа сезоны старт ала

Беренче тренировка 26 июньдә узачак.

Әлмәттә «Яшел Фитнес» ның яңа сезоны башлана, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

Чара программасында конкурслар, мастер-класслар, тренировкалар. Беренче тренировка 26 июньдә шәһәр пляжында узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә.


Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.