Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә яңа футбол манежында балалар өчен дәресләр бушлай булачак

Аның ярдәмендә мәктәп укучыларын футбол белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә планлаштыралар.

24-нче номерлы мәктәп янында футбол манежын төзү дәвам итә. Объектта инженерлык челтәрләрен урнаштыру буенча эшләр бара, тент җәелә, көнкүреш комплексын бизәү эшләре башкарыла. Манеж укучыларны футбол белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә һәм башка спорт залларын бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Балалар өчен дәресләр бушлай булачак, әмма коммерция  нигезендә дә эшләргә планлаштыралар – футбол манежын оешмалар  корпоратив уеннар өчен куллана алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса