Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә ябык футбол манежы төзелә

Республика бюджетыннан төзелешкә 50 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Яңа манежда ел әйләәсендә  спорт белән шөгыльләнергә, футбол да уйнарга мөмкин булачак. Әлмәттә Исландия тәҗрибәсе буенча ябык футбол манежы төзелә. Ясалма газонлы яңа кырны тиздән ачарга планлаштыралар.

Төзелеш эшләре 24-нче номерлы мәктәп территориясендә бара. Каркас-тент капламы астында 20х 40 метрлы ясалма газонлы футбол кыры булачак. Эшләрне тәмамлау срогы 2021 елның 1 декабрендә, әмма аны октябрь аенда ачарга планлаштыралар.

Әлмәттә яңа спорт объекты республиканың спорт министрлыгы ярдәме белән барлыкка киләчәк. Әлеге программа  Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшли.

Проект эшләре март аенда башланса, төзелеш эшләре майда башланган. Республика бюджетыннан 50 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шәһәрдә спорт мәйданчыклары һәм футбол кырлары җитәрлек, әмма һава шартлары аркасында аларның барысында да ел буе шөгыльләнергә мөмкин түгел.

Республика программасы буенча беренче футбол манежы Яшел Үзәндә төзелгән инде. Быел Әлмәттән тыш, мондый спорт объектлары Татарстанның тагын дүрт районында барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса