2020 елда Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты булачак
Россиянең җәйге чемпионаты соңгы елларда "Олимпийский" спорт комплексы бассейнында уза иде.
2020 елда йөзү буенча Россия чемпионатлары Казанда һәм Санкт-Петербургта узачак. Бу турыда Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальниковка сылтама белән Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Россиянең җәйге чемпионаты соңгы елларда "Олимпийский" спорт комплексы бассейнында булды. Май азагында ул ремонтка ябыла.
"Президиум йөзү буенча Россия җәйге чемпионатының Казанда узачагын раслады, ә менә кышкы, кыска суда, Санкт-Петербургта узачак", - дип сөйләгән Сальников.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа