Әлмәт районында юл һәлакәтендә ир-ат зыян күргән
Юл һәлакәте 12 июньдә көндезге уникеләрдә Әлмәт-Лениногорск юлында була.

Беренчел фаразлар буенча, Лениногорск юнәлешендә хәрәкәт иткән Хундай Элантра автомобиле (24 яшьлек шоферы) алда баручы машинаны узарга чыгар алдыннан маневрының куркынычсызлыгына инанмый һәм Ваз автомобиле белән бәрелешә.

Ә бу вакытта Ваз 2106 автомобиле шоферы сулга борулы сигналы биргән була.

Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күргән Ваз автомобиле йөртүчесе медсанчастька озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia